Бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев белән традицион аппарат киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Раил Нәҗмиев доклад белән чыгыш ясады.
Ул учреждениеләрдә һәм оешмаларда, кешеләр күпләп булган объектларда яңа ел чараларын үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында хәбәр итте.
20 декабрь көнне «Азатлык» мәйданында шәһәрнең үзәк чыршысы утларын кабызачак. Чарада Эчке эшләр органнарының 75 хезмәткәре җәлеп ителә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 декабрь 2024, 08:30