Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә булачак үзгәрешләр турында башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сөйләде.

Төп сорауларның берсе – торак мәсьәләсе. 2043 елга Чаллы халкы 563 мең кешегә җитәр дип көтелә. Шуңа күрә 4,5 млн кв. м. торак төзү бурычы куела. 

«Иң беренче чиратта йортлар Орловка посёлогы аланы, «КамгэсЗЯБ», ЗСК, Мәләкәс арьягы, 72, 73, 78 микрорайон территорияләрендә төзелә. Биредә 3 млн кв. м. торак төзү планлаштырыла», – диде башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов. 

Шулай ук 20 мәктәп, 34 балалар бакчасы һәм 36 өстәмә белем бирү үзге төзеләчәк. Юллар төзү дә дәвам итә.

Пәнҗешәмбе, 2 май 2024, 16:08