Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Концерт Чаллының мактаулы гражданины Дени Абрамашвили тарафыннан оештырылды.

«Энергетик» мәдәният сараенда узган хәйрия концертында «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 2 млн сумнан артык акча җыелды. Әлеге сумманы сәхнәдән Чаллының мактаулы гражданины Дени Абрамашвили шәһәр мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинга тапшырды.

Концертта Чечен Республикасының халык коллективлары, солистлары һәм Яр Чаллы шәһәренең танылган артистлары катнашты.

Якшәмбе, 28 апрель 2024, 20:21