Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мария Ивановна Думчева Тула өлкәсенең Ушаково авылында күп балалы гаиләдә туа. 12 яшеннән колхозда эшли, мәктәптә укый, энеләрен-сеңелләрен карарга ярдәм итә. Сугыштан соң аяк киеме фабрикасында эшли. 2013 елда пенсиягә чыга. Намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән.


Гөлсинә Низамова Минзәлә районының Тауасты Тәкермән авылында туа. Сугыш елларында туган авылында хезмәт куя. Сугыштан соң Свердловск өлкәсенең Карпинск шәһәренә китеп, төзелештә эшли. Төрле елларда Казахстанда һәм Иркутск өлкәсендә яши.1960 елда гаиләсе белән Пермь краеның Лысьва шәһәренә күчеп китә, анда пенсиягә чыкканчы тимер юлда эшли.

Яр Чаллыга 2000 елда күченә. Гөлсинә Низамова өч бала тәрбияләп үстергән. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Мария Ивановна Думчевага һәм Гөлсинә Низамовага Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырдылар.

Дүшәмбе, 24 гыйнвар 2022, 16:29