Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллылылар, ел саен, Яңа елга берничә сәгать кала, шәһәр үзәгендә Азатлык мәйданында узып баручы елны бергә үткәрер өчен җыелалар. Бу елның бәйрәм программасы «Яңа ел йолдызы балкышы астында» дип аталды. Анда шәһәрнең иң яхшы артистлары һәм иҗат коллективлары катнашты.

Шәһәр халкын мэр Наил Мәһдиев котлады. «Безнең һәрберебез киләчәккә якты өметләр белән яши һәм бүген без 2021 елны озатырга һәм 2022 елны каршыларга җыелдык.

2021 катлаулы, әмма шул ук вакытта бай һәм кызыклы ел тарихта кала. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә шәһәр икътисады эшли, безнең "КАМАЗ" яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Күп кенә предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар 2020 ел белән чагыштырганда яхшырак эшләгән. Моның нәтиҗәсе буларак, без юллар ремонтлауны, мәктәпләр, балалар бакчалары төзүне дәвам иттек, 88 ишегалдын ремонтладык. Безнең шәһәр елдан-ел төзекләндерелә.

2021 ел үзе белән бергә барлык авырлыкларны да алып китсен. Кызганычка каршы, безнең даими тормышка коронавирус авыруы йогынты ясый һәм ул әле беркая да юкка чыкмады. Әмма безгә яшәргә, эшләргә, балалар үстерергә кирәк.

Кадерле дуслар! Чын күңелдән сезгә гаилә бәхете, иминлек, мәхәббәт, бер-берегезгә карата хөрмәт телим», - диде мэр.

22:00 сәгатьтә мәйданда салют гөрләде. Кичә дискотека һәм бию программасы белән дәвам итте.

Гадәттәгечә, Азатлыкта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның яңа ел котлауларын турыдан-туры күрсәтү оештырылды.

Җомга, 31 декабрь 2021, 22:25