Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кадерле чаллылылар, спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, спорт учреждениеләре белгечләре һәм җитәкчеләре! Сезне Физкультурачылар көне белән котлыйм! Шәхеснең гармонияле үсеше физик һәм рухи камиллектән башка мөмкин түгел. Моннан йөз ел элек безнең илдә "Сәламәт тәндә-сәламәт рух!" лозунгы кертелүе гаҗәп түгел. Яр Чаллыда спорт инфраструктурасын үстерүгә җитди игътибар бирелә. Соңгы биш елда шәһәрдә өч йөзү бассейны, «Виктория» спорт мәктәбе базасында заманча футбол кыры, яр буе паркында чаңгы базасы, 86 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, «КАМАЗ», «Төзүче» стадионнары һәм «Яр Чаллы» спорт комплексы ремонтланды. Җиңүнең 40 еллыгы урамында «КАМАЗ» шугалагы һәм Гренада паркында «Җиңү» футбол манежы төзелеше бара. Әлеге һәм башка күп кенә проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә һәр икенче чаллылы бүген спорт белән шөгыльләнә, актив сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Без шәһәребезнең иң дәрәҗәле ярышларда, шул исәптән дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда ирешкән уңышлары белән горурланабыз. Шәһәрдәшләребезнең массакүләм спорт ярышларында актив катнашуы куандыра. Бүгенге һәм булачак чемпионнар киләчәктә дә Чаллы данын гадел компромисссыз көрәштә арттырыр, Чаллы халкының үсеп килүче буынын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә рухландырыр, дип ышанам. Олимпия хәрәкәте принциплары - "Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!" барысын да спорт ареналарында да, көндәлек тормышта да яңа казанышларга һәм җиңүләргә юнәлдерәләр. Н. Г. Мәһдиев, Яр Чаллы шәһәре мэры

Шимбә, 8 август 2020, 08:46