Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 8 августта 18:30да Азатлык мәйданында урам киносы фестивале узачак. Чаллылыларга Россия яшь режиссерларының иң яхшы кыска метражлы эшләрен күрсәтәчәкләр. Фестиваль программасында: Александр Назаровның "Подводник" , Иван Петуховның "Подвиг", Антон Мамыкинның "Белым по черному", Светлана Устинованың "Маруся", Иван Соснинның "Большая восьмерка", Дмитрий Григорьевның "Ничто не может помешать нам любить" - Ян Гэ; "Ecolove", Аксинья Гогның "Обмен", Алена Корчагинаның "Трудности перехода, Араик Крпоянның "Интересное кино".

10 финалист йөз заявка арасыннан сайлап алыначак. Фестиваль дәвамында һәр шәһәрдә тамашачылар тавыш бирү уза. Тавышлар бөтен ил буенча җыела һәм ябылу тантанасында төп приз – тулы метражлы фильм төшерүгә 1 500 000 сум күләмендә грант алучы җиңүче игълан ителә.

Җомга, 7 август 2020, 10:16