Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

31 майдан алып 3 июньгә кадәр Мәскәүдә “Кызыл мәйдан” китап фестивале узачак. Анда Татарстан китап нәшрияты иң яхшы китапларын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә нәшрият матбугат хезмәте.

Нәшрият төрле әдәби җанрдагы 350 китап, барлыгы 1600дән артык нөсха тәкъдим итәчәк. Татарстан стендын караучылар “Россия төбәкләре” павильонында чәкчәк татып карый ала. Стенд кунакларына яңа китапларның берсе “Татар халык ашлары” китабы тәкъдим ителәчәк.

31 майда XVI гасырда Казан ханбикәсе Сөембикәгә багышланган уникаль китап-альбом презентациясе булачак. Китапта рәссамнар Бакый Урманче, Чыңгыз Әхмәров, Илдар Зарипов, Кәнәфи Нәфыйков һ.б. эшләре тәкъдим ителгән.

tatar-inform.tatar

Чәршәмбе, 23 май 2018, 09:48