Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

"Асылташ" социаль приюты балалары, Бөек Ватан сугышының 73 еллыгы уңаеннан, «Динамо» физик тәрбия һәм спорт жәгыятенең 95 еллыгына багышланган «Яшь патриот» дип исемләнгән ел саен үткәрелә торган хәрби-патриотик уенында катнаштылар. Уенның төп максаты - балаларда үз иленә карата хәрби-патриотик тәрбия бирү.

Балалар пневматик кораллардан ату, граната ыргыту, автоматны сүтеп җыю буенча ярыштылар. «Хәрби эрудит», «Шифровка» интеллектуаль турларында һәм  Бөек Ватан сугышына кагылышлы сорауларга җавап бирүдә көч сынаштылар. Балалар бик тәэсирләнеп,шат куңел белән уенның бөтен этапларын уздылар.

Команда тынгысызлыгын, ихтыяр көчен күрсәтеп икенче урынга лаек булды. Балалар үзләренең ышанычлы ил сакчылары булачакларын исбатладылар.

Сишәмбе, 22 май 2018, 09:12