2018 елның җәендә "Сәләт" аланында һәм форумнарында 20 меңнән артык кеше катнашачак. Бу хакта “Сәләт йорты”нда узган матбугат конференциясендә “Сәләт” Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
“Быелгы җәй безгә яңа "сәлкешләрне" бүләк итәчәк, чөнки безнең җәйге аланда һәм форумнарда 20 мең кеше катнашачак. Биләр фрумында гына да 15 меңнән артык кеше килеп, безнең белән якыннан танышыр, дип уйлыйбыз”, - диде Тимур Сөләйманов.
Быел Биләрдә алты "Сәләт" форумы узачак. Һәр форум билгеле бер тематикага корылган. Форумнар 21 июньнән 7 августка кадәр дәвам итәчәк.
tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 21 май 2018, 22:46



