Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу көннәрдә “Галәм гүзәле-2018” халыкара конкурсының 1/8 финалы башланды. Анда Арина Алексеева Татарстан данын яклый, дип хәбәр итә оештыручылар.

26 яшьлек Арина Чаллы кызы. Ул автошәһәрдә Чаллы сәнгать көллиятендә дизайн факультутын тәмамлаган. Хәзер Казан федераль университетында белем ала. Арина Алексеева - “Россия вице-патшабикәсе International 2017” титулы иясе.

Интернет-тавыш бирүгә кадәр Россиянең төрле төбәкләреннән 10 катнашучы узган. Автошәһәрдән тыш, тавыш бирүдә Владивосток, Елец, Пермь, Липецк, Санкт-Петербург, Курск, Мәскәү катнаша.

Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 1/4 финалга 8 катнашучы чыгачак. Гүзәл кызлар үзләре, шәһәрләре яки илләре турында кызыклы видеовизит ясаячак.

Интернет-тавыш бирү агымдагы елның 21 маенда Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә тәмамланачак.

Безнең ватандашыбыз Арина Алексеева өчен конкурс сайтында тавыш бирергә мөмкин.

tatar-inform.tatar

Җомга, 18 май 2018, 21:26