Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Коткаручылар гарасат вакытында килеп чыгу ихтималы булган куркыныч хәлләр турында кисәтә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Иртәгә көндез һәм кичен Татарстан территориясендә, яшенле яңгыр һәм боз явачак, җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитәчәк, дип синоптиклар хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, электр тапшыру линияләрендә аварияләр килеп чыгарга мөмкин. Моннан тыш, төзелеш конструкцияләренең җимерелеп төшүе, йорт түбәләренә зыян килүе, карт агачлар һәм реклама такталарының аву куркынычы да бар.

Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренең артуы, «бөкеләр» хасил булуы, рейсларның тоткарлануы, су объектларында һәлакәтләр килеп чыгу ихтималы да юк түгел.

Боларның барысын да исәпкә алып, муниципаль берәмлек башлыкларына тиешле чаралар күрергә, хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерергә киңәш ителә.

Коткаручылар федераль юлларга балаларны алып чыкмауны, балалар лагерьлары (һ.б.) оештыручыларына һава торышы турындагы мәгълүматка игътибар итүләрен сорый. 

tatar-inform.tatar

Җомга, 18 май 2018, 17:10