Июнь аен, гадәттә, Сабантуйлар ае дип йөртәләр.
Быелгы июнь тоташ бәйрәм-тамашалардан гына торыр төсле. Беренчедән, аның быел яртысы уразага туры килә. Россия көне уңаеннан 9 июнь – шимбә көнне эшләп, аннары өч көн рәттән – 10, 11, 12 июнь көннәрендә ял итәчәкбез. Ике көн эшлибез дә… 15 июньдә – изге Рамазан ае төгәлләнүгә, Ураза бәйрәме – тагын ял көне. Аңа 16 – 17 июнь көннәрендәге шимбә-якшәмбе яллары өстәлә.

Татарстан Президенты Р.Миңнеханов фәрманы белән быелгы Сабантуйларын үткәрү көннәре расланды. Авылларда һәм район үзәкләрендә ул быел Ураза бәйрәменең икенче-өченче көннәрендә – 16 – 17 июньдә, ә Казанда һәм Чаллыда 23 июньдә үтәчәк. Быелгы федераль Сабантуй Чувашстан башкаласы – Чабаксарда 6 – 7 июль көннәрендә узарга тиеш. Аны оештыру, үткәрү мәшәкатьләре Түбән Кама районы һәм каласы җилкәсенә төшә. Мәскәүдә исә татар халкының милли бәйрәме 21 июльдә үтәчәк.
Быелгы Сабантуйлар тагын шунысы белән үзенчәлекле: 14 июньнән илебездә футбол буенча дөнья чемпионаты старт ала һәм ул бер ай дәвам итәчәк. Димәк, Сабантуйлар футбол чемпионаты уеннары белән үрелеп барачак. Мәгълүм булганча, әлеге чемпионат уеннары үтәчәк илебезнең 11 шәһәре арасында безнең Казан каласы да бар. Шулай итеп, быелгы Сабантуй бәйрәме ай-һай күңелле булыр төсле: Ураза бәйрәме белән башлыйбыз да… футбол белән төгәлләячәкбез.
