Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 9 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар кимүгә таба бара. Соңгы ике атна дәвамында республика территориясендә теркәлгән авыручылар санының тотрыклы рәвештә кимүе күзәтелә.

2-8 апрель көннәрендә ОРВИ белән чирләүчеләр 15 процентка азаеп, 22 мең 388 очракны тәшкил иткән.

Моннан алдагы атнада, 26 марттан 1 апрельгә кадәр, республика территориясендә әлеге авыруның 26 мең 489 очрагы теркәлгән. Ул чагында чирләүчеләр саны 10,9 процентка кимегән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы март аенда республика территориясендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасын узып киткән дип хәбәр иткән иде.

tatar-inform.tatar

Чәршәмбе, 11 апрель 2018, 16:05