"Шәһри Чаллы" газетасы "Чаллым минем" дип аталган фотобәйге үткәрә. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Чаллы шәһәренең иң матур күренешләрен фотосүрәткә төшереп редакциябезгә җибәрергә кирәк.Фотолар электрон вариантта булырга тиеш. Һәр фотосурәт сайтыбызга куелачак һәм нәтиҗәләр ясаганда куелган лайклар саны исәпкә алыначак. Уңышлы, матур, гадәти ракурстан төшерелгән иҗадый хезмәтләр газетабыз битләрендә дә урын алачак. Фотоконкурс 20 нче апрельгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләргә бүләкләр: 1 урын- зәркан кибетенә сертификат. 2 урын- "Шәһри Чаллы" газетасына 1 меңлек котлау сертификаты. 3 урын- кәрәзле телефон номерына 300 сум салабыз. Мәктәп укучыларына кызыксындыру бүләге булачак. Уңышлар телибез!
http://shahrichalli.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 март 2018, 08:51