Россия Президенты Владимир Путин Казанга килде дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат үзәге. "Казан" халыкар аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич каршы алды.
Ике көнлек эш сәфәре кысаларында дәүләт җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дин әһелләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчелеге белән очрашачак. Шулай ук аның "Туполев" акционерлык җәмгыяте филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булуы көтелә.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 25 гыйнвар 2018, 08:01