Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2017 елда шәһәрдә туучылар саны буенча кызыклы гына мәгълүматлар  билгеле булды. Мәсәлән, Калабухиннар гаиләсендә узган ел унбишенче бала дөньяга килгән. Иң өлкән әтигә 66 яшь, иң өлкән әнигә  47 тулган.Туучылар  арасында  малайлар күбрәк (52%).
Беренче балалар саны азая төшкән: моннан ун ел элек беренче балалы гаиләләр 61% тәшкил итсә, хәзер 40% ка калган. Димәк, яшь гаиләләр  беренче балаларын алып кайтырга ашыкмый башлаган. Икенче балалар - 44% (3274), өченчеләр -13 %  (946, дүрт  һәм күбрәк балалар - 3% (203). Гаиләдә  кече балалар  ун ел эчендә 22% ка арткан.

2018 елның 1 гыйнвареннан кертелгән  беренче бала өчен адреслы ярдәм, шулай ук ике һәм икедән артыграк балалы гаиләләргә ташламаларны арттыру  демографик хәлне уңай якка үзгәртеп җибәрер дип көтелә.

 http://shahrichalli.ru


Чәршәмбе, 24 гыйнвар 2018, 14:01