Шәһәребезнең 5нче балалар музыка мәктәбенең “Шатлык” өлкән яшьтәге балалар хоры икенче дәрәҗәдәге алтын диплом белән бүләкләнде. Коллектив әлеге дәрәҗәле бүләккә IV Бөтенроссия “Хор Казаны-2018” бәйге-фестивалендә уңышлы чыгыш ясавы нәтиҗәсендә лаек булды. Әлеге музыкаль бәйгедә Мәскәү, Пермь, Красноярск, Новосибирск һәм башка шәһәрләрдән иҗат коллективлары катнашкан иде. Чаллы укучылары алар арасында уңышлы чыгыш ясап, җиңүчеләр исемлегенә керде.
http://shahrichalli.ru
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 23 гыйнвар 2018, 15:27



