2017 ел нәтиҗәләре буенча “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләве 7,4 миллиард сум тәшкил итте. Үткән еллардагыга караганда түләүләр 11,5%ка арткан. Бәхетсезлек очраклары буенча иминият түләүләре өчен компания социаль иминият фондына 11,45 миллиард сум акча түләгән.
Предприятиенең федераль бюджетка түләве 10%ка артып, 5 миллиард сум тәшкил иткән. Татарстанның консалидацияләнгән бюджетына “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте 2,4 миллиард сумга якын салым түләгән. Шуның 600 миллион сумга якыны шәһәр бюджетына киткөн.
http://shahrichalli.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 23 гыйнвар 2018, 15:12



