Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылыларга җәмәгать транспортында йөрү якынча 15 сумга төшәргә мөмкин. 

Тиздән Чаллыда зур автобусларда яңа түләү системасы кертеләчәк. «Электротранспорт» муниципаль унитар оешмасы электрон юл билетлары әзерли. Шунысы бар, аларны зур кызыл автобусларда гына кулланып булачак.

Яңа система февраль айларында эшли башлар дип көтелә. Айлык электрон юл билетларының бәясе мең сум тирәсе булачак. Хәзер кайбер чаллылылар үзләренә файдасы булу сәбәпле, электрон транспорт карталарына күчте.

Бу карталар ярдәмендә пассажирлар автобуста терминал аша 22 сум урынына 20 сум түләп йөри. Ә яңа электрон билетлар тагын да арзангарак төшәчәк. Алар белән күпме телисең, шулхәтле йөреп булачак. Мәсәлән, 900 сумлык билет белән 60 тапкыр  файдаланган очракта, автобуста бер бару 15 сумга төшә.

http://maydan.tatar

Сишәмбе, 23 гыйнвар 2018, 14:46