Вакантлы вазыйфалар
- Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсенең әйдәүче белгече.
Һөнәри белем дәрәҗәсенә квалификация таләпләре – эшчәнлек юнәлешенә туры килерлек югары белем яки урта һөнәри белемгә ия булу.
- Россия Федерациясе Конституциясен, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законны, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законны, «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законны, Татарстан Республикасы Конституциясен, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законын, Татарстан Республикасының Муниципаль хезмәт турындагы кодексын, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставын белү; вазыйфаи бурычларны үтәгәндә кулланыла торган норматив хокукый актларны: «Персональ мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законны, «Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында» 2015 елның 25 апрелендәге 33-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законын, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге муниципаль хезмәткәрләренең Этика һәм хезмәт тәртибе кодексын белү;
- Башкарма комитетта хезмәтне саклауның норматив таләпләрен һәм янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен белү;
- Россия Федерациясе дәүләт телләрен (рус телен), эш кәгазьләрен алып бару һәм эшлекле аралашу нигезләрен белү.
Резюмены Roza.Gadelshina@tatar.ru, zgbi.sb@mail.ru электрон адресларына җибәрергә, кызыксындырган мәгълүматны 30-55-52, 30-58-40 телефоннары буенча алырга мөмкин.




