Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 8 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Чаллыда юбилей елында 400 нче бала дөньяга аваз салды- дәвамын укырга
Яр Чаллы шәһәрендә юбилей елы ачылды- дәвамын укырга
Наил Мәһдиев Россия матбугаты көне белән котлады- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Чаллыда «Сәламәт принцип» проектының икенче этабы старт алды Чара «Сәламәт принцип «Профилактик чаралар комплексы» проекты кысаларында уза, анда 22 команда – шәһәр мәктәпләре, урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары укучылары һәм студентлары катнаша. Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 12:12

Чаллылылар "Комсомол минем язмышымда" интеллектуаль уенында катнашты Уенда 18 команда – Комсомол хәрәкәте ветераннары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары, мәгариф оешмалары студентлары, эшләүче яшьләр, шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 11:47

Чаллы оешмалары Россия президентының 6 млн сумнан артык грантларын отты Җиңүчеләр исемлегенә илнең барлык төбәкләреннән 2022 коммерцияле булмаган хөкүмәткә карамаган оешмалар керде. Алар арасында Чаллы проектлары да бар. Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 10:45

Бөек Ватан сугышы ветераннары 90 һәм 95 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итә Автозавод районында яшәүче Зоя Ивановна Леонтьева һәм Кулагина Анастасия Васильевна – Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре 95 һәм 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 10:23

“Нур” яшьләр үзәгендә иҗади очрашу узачак Чараның кунагы - Unlim Racing проектын оештыручы Илдар Беляев булачак. Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 10:16

Автокалада яшәүчеләрне этнографик диктант язарга чакыралар Яр Чаллы «Зур этнографик диктант» бөтенроссия акциясенә кушылачак, чара 2 ноябрьдә оештырыла. Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 08:45

Яр Чаллыда Владимир Акимов күргәзмәсе ачылды Чаллы картиналар галереясендә Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Акимовның иҗат эшчәнлегенең 35 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды. Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 08:38

Игътибар! Яр Чаллыда светофорны вакытлыча сүндереп торалар Хәрәкәт иткәндә юл билгеләренә игътибар юнәлтү сорала. Светофор 1 ноябрьдә кушылачак. Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 17:11

«Укучы Чаллы» әдәби конкурсының беренче этабы узды Өченче ел рәттән конкурста Эдуард Асадов, Сергей Есенин, Александр Блок, Габдулла Тукай әсәрләре популярлык казана. Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 16:55

Яр Чаллыда 11 меңнән артык агач һәм куак утыртылды Санитар-экологик айлык кысаларында Чаллыда 11 560 агач һәм куак утыртылды, 13 600 кубометр көнкүреш һәм үсемлек калдыклары чыгарылды. Территорияләрне яшелләндерү һәм җыештыру чараларында 39 меңнән артык кеше катнашты. Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 16:46

Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итә Бөек Ватан сугышы ветераны Шәмсенахар Гыйззетдин кызы Нуриәхмәтовага 90 яшь тулды. Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 16:12

Чаллыда «3D IQ»  шәһәр интеллектуаль уеннары сериясе узачак  Уенның беренче этабы – «Мифларны җимерүчеләр» ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышланачак. Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 15:34

Иртәгә чаллылыларны томанлы һава торышы көтә Синоптиклар хәбәр итүенчә, 1 ноябрьдә Чаллыда төнлә һәм иртән томан булачак. Төнлә салкын һава саклана. Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 15:23

Чаллы шәһәренең 89 гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллы шәһәрендә ана капиталы буенча 39 меңнән артык сертификат бирелгән. 32 мең гаилә 12,2 млрд сумнан артык акчадан файдаланган. Аларның күбесе финанс ярдәмен торак шартларын яхшыртуга юллаган. Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 15:02

Яр Чаллыда хезмәт хакын түләү буенча бурыч юк Автокалада тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легализацияләү буенча зона киңәшмәсе узды. Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 14:00