Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 26 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев десантчыларны котлады- дәвамын укырга
Шәһәр җитәкчеләре балаларның теләкләрен тормышка ашырачак- дәвамын укырга
Яр Чаллы шәһәре яшәү сыйфаты буенча Россиянең топ-10 шәһәре исемлегенә керде- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Яр Чаллыда спорт һәм туризм буенча мастер-класслар белән күргәзмә ачыла Уңышлы фитнес-тренер булу, балалар өчен сәламәтләндерү түгәрәген сайлау, гастро-турга китү турында "Спорт. Ял. Туризм. Санатор-курорт дәвалануы-2019" махсуслаштырылган күргәзмәсендә сөйләячәкләр. Сишәмбе, 2 апрель 2019, 10:46

Социаль яклау идарәсе чаллылыларны яңа адрес буенча кабул итәчәк 1 һәм 2 апрель көннәрендә күченү белән бәйле рәвештә халыкны кабул итү булмаячак. Социаль яклау идарәсе уңайсызлыклар өчен гафу үтенә. Сишәмбе, 2 апрель 2019, 10:40

Чаллылылар «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала Аны оештыручылар – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды. Сишәмбе, 2 апрель 2019, 09:24

Чаллыда "Студентлар язы - 2019" шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары башлана Конкурста катнашырга шәһәрнең 125 студент иҗат коллективы теләк белдергән. Сишәмбе, 2 апрель 2019, 09:23

Әлфия Когогина Мәләкәс елгасының яңгыр канализацияләре һәм реабилитацияләү проблемаларын хәл итү буенча чыгыш ясады Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Россия Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов белән Кама автомобиль комплексы заводларына нигез салынуның 50 еллыгына багышланган автокала икътисадын үстерү буенча чаралар планын тикшерде. Сишәмбе, 2 апрель 2019, 08:22

Яр Чаллыда халыкка ашыгыч хәбәр җиткерү системасын тикшерәчәкләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте 2 апрельдә халыкка экстрен хәбәр итү системасының эшчәнлеген тикшерәчәк. Чаллылыларга борчылмаска һәм тынычлык сакларга киңәш итә. Сишәмбе, 2 апрель 2019, 08:07

Спорт һәм туризм өлкәсендә танылган спикерлар Яр Чаллыда мастер-класслар үткәрәчәк Спорт һәм туризм өлкәсендә танылган спикерлар уңышлы фитнес-тренер булу, спорт һәм туризмга багышланган Бөтенроссия күргәзмәсендә Спорт индустриясе брендын булдыру турында тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 16:23

Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Тимофеевич Парфеновка 90 яшь тулды Юбилярны РФ президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котладылар. Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 15:30

Иртәгә Яр Чаллыда юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал Һаваның минималь температурасы төнлә 0..- 5º, көндез максималь һава температурасы +2 ..+7º. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык. Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 14:50

«Ак каурый» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә Бәйгегә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге өлкән сыйныф укучылары һәм югары, һөнәри белем бирү оешмалары студентлары чакырыла. Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 14:33

Чаллы блогерларына югары технологияләр өлкәсендәге ИТ-паркны күрсәттеләр Блог-турда 14 блогер катнашты, аларга язылучыларның гомуми саны 100 меңнән артык кешене тәшкил итә. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «эшлекле дүшәмбе» вакытында ИТ-парк эшчәнлеге белән таныштыру кирәклеге турында искәрткән иде. Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 14:16

Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә Автозавод районында яшәүче Антонида Михайловна Артемьева Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 13:31

Яр Чаллыда машина төзелеше тармагында кадрлар сәясәте мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар 5 апрель көнне В. Д. Поташов исемендәге техник көллияттә "Цифрлы икътисад шартларында машина төзелеше тармагы өчен кадрлар" республика мәгариф форумын үткәрү планлаштырыла. Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 13:06

ТИСБИ Идарә университеты тәҗрибә уртаклашу өчен инглиз теле укытучыларын җыйды Семинарда катнашучылар: инновацион үсештә инглиз теленең роле; иң яхшы казанышларны исәпкә алып укыту өлкәсендә хезмәттәшлек; укытучыларның квалификациясен күтәрү; укытуда онлайн ресурслардан файдалану (укыту видеороликлары, веб-күнегүләр һәм тестлар, укыту өчен онлайн-платформа) һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 12:48

Яшьләр клублары командалары арасында мини-футбол буенча турнир тәмамланды "Яр Чаллы Спорт территориясе" иҗтимагый хәрәкәте кысаларында узган турнирда 26 команда катнашты. Дүшәмбе, 1 апрель 2019, 11:03